Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.05.2026, 14:13

«Казан йөзлекләре» скверында җәйге лекторий ачыла

Беренче лекцияне шимбә көнне тыңларга мөмкин

Марат Мөгыйнов фотосы

Казанда 16 майда «Музейлар төне» акциясе кысаларында «Казан йөзлекләре» скверында ачык һавада үткәрелә торган җәйге лекторий эшли башлаячак. Проект «Мигъмариятнең даими әйләнеше: ни өчен барнәрсә кабатлана» лекциясе белән ачылачак.

Очрашуны архитектура тарихчысы, архитектор һәм реставрацияләүче, «DH Казань» дизайн мәктәбе җитәкчесе Юлия Глазырина үткәрәчәк. Лекция «Казан инженер күзлегеннән» мәгърифәтчелек компаниясе белән берлектә оештырылды, дип хәбәр итә «Той Сойер фест» проекты әгъзалары.

Оештыручылар кунакларга үзләре белән җылы япма һәм термоста чәй алырга киңәш итә.

Лекция Груздев урамындагы 5 нче йорт каршындагы скверда 20:30 сәгатьтә башлана, керү ирекле. 
Барлык вакыйгалар