В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сары челтәрләрдән җыеп алынган 2,7 мең кубометрдан артык чимал кабат эшкәртүгә җибәрелгән
Денис Гордийко фотосы
Татарстан башкаласында узган атнада чүп җыю нокталарыннан 164,1 мең кубометр каты көнкүреш калдыгы чыгарылган. Төрләргә бүлеп җыю өчен куелган сары контейнерлардан 2,7 мең кубометрдан артык чимал кабат эшкәртүгә озатылган.
Шулай ук узган атнада башкалада 13 мең кубометрдан артык эре чүп түгелгән, дип хәбәр итә «ПЖКХ» идарәче компаниясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, сары контейнерларга калдыкларны 5 төргә: пыяла (шешәләр, төсле һәм үтә күренмәле банкалар), металл (алюминий һәм корыч банкалар, капкачлар), кәгазь (картон, офис кәгазе, газета-журналлар), пластик (шешәләр, канистрлар, флаконнар, контейнерлар, 1-5 маркировкалы пакетлар), тетрапакларга (соклардан, сөттән һәм башка продуктлардан бушаган каплар) аерып салырга киңәш ителә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, апрель аенда Казанның икенчел чимал «Җыю нокталары»на 3,7 меңнән артык кеше килеп киткән, алар әлеге пунктларга 55,6 тонна калдык тапшырган.