В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Башкала халкына чарада катнашу өчен алдан теркәлергә киңәш ителә
Денис Гордийко фотосы
Иртәгә, 22 майда, Кабан күле буенда «Киңлекне үстерү» лабораториясе кысаларында «Биш хис көзгесе» дигән рәсми булмаган тикшеренү төрендәге сәяхәт үткәрелә.
Медиация вакытында катнашучылар Кабанны авазлар, биредәге рельеф үзенчәлекләре белән бәйле өслекләр, исләр һәм ландшафт аша кабул итәргә, шулай ук шәһәр киңлеге белән шәхси элемтә булдырырга өйрәнәчәк.
Медиация Татарстан шәһәрләрен үстерү институты һәм «РЕАКТОР» арт-резиденциясе белән бергә үткәрелә. Әлеге чарага лабораториядә катнашучылардан тыш, урбанистика белән кызыксынучылар да кушыла ала. Очрашуны Кабан күле кураторы Миша Хонг үткәрә.
Чарада катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. Медиация кунакларын 19:00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге театр мәйданында урнашкан «Шүрәле табышмаклары» һәйкәле янында көтәләр, дип хәбәр итә Кабан күле командасы.
Алдарак бу елгы җәйдә «Черек күл» паркында бушлай инглиз теле дәресләре үткәреләчәге хакында хәбәр ителгән иде.