Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.10.2020, 12:01

Казанда «Супермодель-2020» ачык шәһәр конкурсы уза

Анда 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге республика һәм шәһәр халкы катнаша.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). Казанда 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге шәһәр һәм республика кешеләре катнашында «Супермодель-2020» ачык шәһәр конкурсы уза.

Конкурс һәр балага үзен күрсәтергә, сәләтләрен һәм талантын ачарга, шулай ук сәнгати-эстетик зәвыкны, фантазияне һәм образлы фикерләүне үстерергә мөмкинлек бирә.

Балалар бәйгедә төрле яшь категорияләре буенча катнашалар: 5 яшьтән 6 яшькә кадәр, 7 яшьтән 9 яшькәчә, 10 яшьтән 13 яшькә кадәр һәм 14 яшьтән 18 яшькә кадәр.

«Без конкурсны инде 15-нче тапкыр уздырабыз, бу ел саен үткәрелә торган чара, - дип сөйләде «Шарм» сәнгать үзәге директоры урынбасары Светлана Бокова. - Быел эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә барлык сайлап алу этаплары онлайн-режимда узды. Хәзер конкурсның ярымфиналы башлана, анда шулай ук онлайн режимында компетентлы жюри финалга узачак катнашучыларны сайлап алачак. Ярымфиналга бездә быел 40-лап кеше узды».

Конкурсның финалы Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында узачак, дип планлаштырыла, әмма эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә аның онлайн-режимда узуы да мөмкин, дип өстәде С.Бокова. Чараның төгәл датасы әлегә аныклана, аның турында казанлыларга соңрак хәбәр итәчәкләр.

Финалда конкурсантлар жюри хөкеменә стильле-спорт образын (футболка яки топ, юбка яки шорты һәм аксессуарлар), фантазияле киемнәр һәм кичке киемнәр тәкъдим итәчәк.

Конкурс йомгаклары буенча жюри төп һәм өстәмә номинацияләрдә җиңүчеләрне билгели: « Фотоконкурс», «Иң яхшы портфолио», Видеоблогер», «Иң яхшы иҗади номер». Җиңүчеләр конкурс партнерларыннан бүләкләр алачак.

Оештыручылар булып мәгариф идарәсе һәм «Шарм» сәнгать үзәге тора.

Барлык вакыйгалар