В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Азык-төлекне арзан бәяләрдән 6:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр сатып алырга мөмкин
Денис Гордийко фотосы
Ярминкә мәйданында Татарстан авыл муниципаль районнары һәм агросәнәгать оешмаларыннан продукция тәэмин ителәчәк. Алар арасында «Татпотребсоюз» предприятиесе, «Майский» теплица комбинаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе, кошчылык фабрикалары һәм башкалар бар.
Сәүдәгәрләр барлык Казан районнарында 6:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр сатуга чыгачак. Ярминкәләргә түбәндәге адреслар буенча килергә мөмкин:
«Салават Күпере» ТК халкы өчен ярминкәне Осиново бистәсендә, Садовая урамындагы 9 бина адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең машина кую урынында оештырачаклар.
Северный бистәсендә яшәүчеләр ярминкәгә – Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендәге мәйданга – 26 апрельдә, якшәмбе көнне килергә мөмкин.
Мәйданнарда даими рәвештә ветеринария-санитария шартларын тикшереп торачаклар, җәмәгать тәртибен саклауны һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәчәкләр.
Шәһәр халкы өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру мәсьәләләре буенча Кулланучылар базары комитетында +7 (843)223-27-72 (өстәмә 84331) кайнар линия телефоны эшләячәк.