Татарстан башкаласында 7 һәм 8 май көннәрендә «Җиңү трамвае» йөриячәк. 5 нче маршрут вагоны Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган театр мәйданчыгына әвереләчәк.

Марат Мөгыйнов фотосы

Татарстан башкаласында 7 һәм 8 май көннәрендә «Җиңү трамвае» йөриячәк. 5 нче маршрут вагоны Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган театр мәйданчыгына әвереләчәк.

Пассажирлар өчен «Сәйдәш» мәдәни үзәге артистлары чыгыш ясаячак, алар пассажирларны 1945 елның язына алып кайтачак. Тамашада казанлыларга һәм шәһәр кунакларына сугыш батырлыклары, авырлыклары һәм илебезнең халкын берләштергән Бөек Җиңү турында сөйләячәкләр.

Моннан тыш, вагонда сугыш еллары композицияләре яңгыраячак, пассажирлар таныш җырларга кушылып җырлый һәм бию номерларында катнаша алачак.

Бәйрәм трамваенда 7 майда 16:00 дан 20:00 гә кадәр һәм 8 майда 9:00 дан 13:00 кә кадәр күңел ачарга була.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 9 Май алдыннан 50 шәһәр автобусында ике минутлык видеоязмалар күрсәтеләчәк. Пассажирлар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның Бөек Ватан сугышы турында шигырьләрен тыңлаячак.

2026-05-06T11:11:16+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.