В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәдәният, мәгариф һәм спорт учреждениеләре гадәти эш җәдвалына кайта
Фото: Денис Гордийко
Пәнҗешәмбе, 5 февральдән башлап, сәнгать, музыка һәм спорт мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре, шулай ук мәдәният йортлары һәм яшүсмерләр клублары гадәти эш җәдвалына кайта.
Исегезгә төшерәбез, «Буран» планы Казанда 30 гыйнварда гамәлгә кертелгән иде. Быелгы кыш төбәкнең метеокүзәтүләр тарихына керде: гыйнвар аенда гына да шәһәр урамнарыннан 474 мең тонна кар чыгарганнар – бу алдагы кышкы сезонга караганда ике тапкырга күбрәк. Кыш башыннан барлыгы 593 мең тоннадан артык кар массасы җыелган.
Бу кыш кар чистарту техникасын җәлеп итү буенча да аермалы булды. Мәсәлән, 1 февральдә абсолют рекорд теркәлгән – шәһәр урамнарына 1354 берәмлек махсус техника чыккан.
План гамәлдә булган чорда ишегалларын җыештыруга көн саен 1370 урам җыештыручы һәм 225 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән, өстәмә рәвештә арендага алынган 90 машина җәлеп ителгән. Йорт яны территорияләрен чистартуда «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы волонтерлары да ярдәм итте – өч көн эчендә 26 гариза керде, күпчелеге үтәлде.