Фотоны «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе тәкъдим итте
Соңгы ике атна эчендә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе белгечләре Казан метросы тоннельләрендә 89 диодлы лампаны алыштырды. Эшләр «Әмәт» станциясеннән электр депосына кадәр тоташтыру тармакларында башкарылды.
Шулай ук «Кремль» станциясендә яктырткычларны яңарттылар: 3 нче чыгу өлешендәге баскыч маршында искергән 14 лампа диодлы прожекторларга алышынды.
Моннан тыш, предприятие хезмәткәрләре берләштерелгән 11 тарту ярдәмче станциясендә җиһазларны техник яктан төзеклеген тикшерде һәм кимечелекләрен төзәтте. Дан аллеясында автоматлаштырылган су сибү системасына шулай ук техник тикшерү һәм тәртипкә китерү эшләре башкарылган: 36 сиптергеч чистартылган, насос җайланмаларының төзеклеге тикшерелгән һәм системаны сынап карау үткәрелгән.
«Кремль» һәм «Г.Тукай мәйданы» аралыгында 38 метрдан артык суүткәргеч торбаларның тышлыгын алмаштырганнар.
Исегезгә төшерәбез, предприятие балансында барлыгы 132 чакрым трамвай юлы, 313 чакрым трамвай һәм троллейбусларның контакт челтәре бар.
Даими тәртипкә китерү эшләрен башкаруга карамастан, җир өсте электр транспортының юлларын, ярдәмче станцияләрен һәм кабель хуҗалыгын яңартуга 9 миллиард сум чамасы акча
таләп ителә .
Хәзер шәһәрдә барлык хәрәкәт итүче составны электр белән тәэмин итүче 30 тарту ярдәмче станциясе эшли. Әмма вәзгыять һаман да ачык: 131 чакрым контакт челтәре, 35 чакрым кабель сызыгы капиталь ремонт таләп итә. Шулай ук дүрт тарту ярдәмче станциясен төзекләндерү кирәк.