Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.03.2026, 13:53

Казанда София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге музеенда аның шәхси әйберләре тәкъдим ителә

Германиядәге Россия илчелеге тарафыннан кабул итеп алынган ядкарьләр Татарстан башкаласына килеп җиткән

Фото Казанның Мәдәният идарәсе тарафыннан тәкъдим ителә

Казанда бу шимбәдә, 7 март көнне, күренекле композитор София Гобәйдуллинаның шәхси әйберләрен тапшыру тантанасы була. Чара Заманча музыка үзәгендә үткәрелә һәм ул күренекле композиторның 95 еллыгына багышлана.

Мәдәният идарәсендә хәбәр итүләренчә, тапшырылган ядкарьләр арасында композиторның профессиональ иҗат юлын һәм шулай ук шәхси тормыш детальләрен чагылдырган үзенчәлекле экспонатлар бар. Алар арасында – дәүләт бүләкләре, Венеция фестивалендә алынган абруйлы «Алтын арыслан» бүләге, гаилә фоторәсемнәре, шәхси бизәнү әйберләре һәм сәгатьләр. Җыелмада шулай ук музыка уен коралларын (окарина) һәм композиторның әсәрләре язылган компакт-дискларны күрергә була.

Күренекле композиторның Германиядәге Россия Федерациясе илчелеге тарафыннан кабул итеп алынган шәхси әйберләре Россия Тышкы эшләр министрлыгына тапшырылган. Министрлык, үз чиратында, аларны Казанга – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республиканың Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга юллаган. Ул исә композиторның шәхси әйберләрен Заманча музыка үзәге музее директоры Ләйлә Гарифуллинага тапшырган.

София Гобәйдуллина 2025 елның 13 мартында 93 яшендә Германиядә, соңгы елларда шунда яшәп, иҗат иткән Гамбург янындагы шәһәрдә вафат була. Заманча академик музыка сәнгате буенча бөтен дөньядагы музыка җәмәгатьчелеге тарафыннан танылган күренекле шәхесләр арасында ул төп фигураларның берсе буларак билгеле. София Гобәйдуллина иҗаты музыка сәнгатендә аерым урын алып тора, аның әсәрләре дөньяның төрле почмакларында – төрле илләрдә һәм континентларда, данлыклы башкаручылар, музыкаль коллективлар һәм танылган дирижерлар катнашында бик күп залларда яңгырый. Аның исеме республикабыз бренды буларак танылды.

Ядкарьләрне тапшыру тантанасы 9:00 сәгатьтә башлана. Чара Тельман урамы, 29 йорт адресы буенча оештырыла.

Барлык яңалыклар