В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
18 майда һава +30,3 градуска кадәр җылынган
Денис Гордийко фотосы
Мондый температура 103 ел элек, ягъни 1923 елның 18 маенда теркәлгән булган. Ул вакытта термометр баганасы +29,8 градуска күтәрелгән, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.
Бүген, 19 майда, Казанда болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнчыгыш җиленең тизлеге секундына – 5-10, урыны белән 13 метрга җитәргә мөмкин. Көндез һава температурасы +31..+33 градус булачак.
Исегезгә төшерәбез, алдагы температура рекорды 1 апрельдә теркәлгән иде. Ул көнне һава +15,2 градуска кадәр җылынган.