Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.03.2026, 14:03

Казанда 121 нче лицей укытучысы Илья Тарасов Ел укытучысы исеменә лаек булды

Бүләкне рус теле һәм әдәбияты укытучысына шәһәр мэры Илсур Метшин тапшырды

Бүген Казан Ратушасында «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының шәһәр этабында җиңүчеләрне бүләкләү булды. 11 номинациядә җиңүчеләр билгеләп үтелде. «Казанның 2026 Ел укытучысы» исеменә Советлар Союзы Герое С.Әхтәмов исемендәге 121 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илья Тарасов лаек булды.

Фото: Марат Мөгыйнов

Казандагы 121 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илья Тарасов «Ел укытучысы» исеменә лаек булды. Төп җиңүченең исемен берничә минут элек Казан Ратушасында узган конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында атадылар. 2026 ел укытучысына бүләкне Казан мэры Илсур Метшин тапшырды.

«Без бу конкурсны һөнәри ярыш буларак кына түгел, ә яңа мөмкинлекләр ача торган нигез буларак карыйбыз. Узган елгы җиңүчеләр – Наил Мирсәетов, Мария Голованова, Илсур Җиһаншин, Радик Хәбиров һәм башкалар – бүген шәһәрнең Мәгариф һәм иҗтимагый тормышында төп роль уйныйлар. Аларның идеяләре һәм энергиясе Казан мәгарифе тарихының бер өлешенә әверелде. Безнең конкурсның тәҗрибәле остазларны һәм яшь педагогларны берләштерүен күрү миңа аеруча күңелле. Бу бик кыйммәтле, чөнки мәгариф һәрвакыт буыннар дәвамчанлыгына таяна. Сезгә яңа уңышлар телим! Конкурс фикердәшләр табарга ярдәм итсен, ә Казан мәгариф командасы сезне осталык югарылыгына ияртсен», – дип мөрәҗәгать итте җиңүчегә Илсур Метшин.

Илья Тарасовка 26 яшь. Ул Казанда туган һәм 2021 елда Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган. Төп педагогик эшчәнлегеннән тыш, Илья Александрович актив рәвештә иҗтимагый эш белән шөгыльләнә: ул участок сайлау комиссиясе составына керә, волонтер һәм хәйрия проектларын оештыручы булып тора. Педагог МХОдә катнашучыларның гаиләләренә актив ярдәм итә, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән һәм Даун синдромы булган балалар белән эшли.

«Бу конкурс минем өчен зур киңлектә үз көчемне сынап карау һәм яңа мөмкинлекләр билгеләү мөмкинлеге булды. Бу хис-кичерешләр, яхшы кәеф, сәламәт энергия һәм чын-чынлап файдалы көндәшлек. Бүген биредә, шушы Ратушада, фикердәшләр арасында булганда, мин тагынбер тапкыр инанам ки: безнең көч бердәмлектә. Бүген бу сәхнәдә тору бик мактаулы һәм җаваплы. Мин сезгә ышанычыгыз өчен рәхмәт белдерәм һәм югарылыкны саклап калу өчен бөтен көчемне куячакмын», – диде Илья Тарасов.

Хәзер Илья Тарасовка Казанны «Ел укытучысы» конкурсының төбәк этабында тәкъдим итәргә туры киләчәк.

Шулай ук Ратушада башка номинацияләр буенча җиңүчеләр бүләкләнде: «Фән укытучысы», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Педагогик дебют», «Ветеран-педагог», «Инклюзив педагогика остасы», «Кеше тәрбияләү», «Йөрәгемне балаларга бирәм», «Педагог-психолог», «Ватанны иминлек һәм саклау нигезләре»н укыту предметы буенча Казан шәһәре Ел укытучысы», «Туган телдә тәрбия һәм укыту булган төркем тәрбиячесе» һәм «Ел тәрбиячесе».

Быел һөнәри осталык конкурсының шәһәр этабында Казанның 328 мәгариф учреждениесеннән 381 педагог катнашты.

«Казан шәһәренең Ел укытучысы» муниципаль конкурсының тарихы бай – ул 1990 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә анда 10 меңнән артык педагог үз көчен сынап карады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген Татарстан башкаласының мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында 31 меңгә якын хезмәткәр эшли, аларның һөнәри осталыгы республикада югары белем статусын тәэмин итә.

Исегезгә төшерәбез, республика башкаласында барлыгы 17 меңнән артык педагог эшли. Алар 344 балалар бакчасында, 49 өстәмә белем бирү учреждениесендә һәм 206 мәктәптә эшлиләр. Аларның канаты астында 250 мең тәрбияләнүче бар.

Барлык яңалыклар