В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җанатарлар өчен Гагарин Кубогы финалының өй матчы туры эфирдан күрсәтелә
ak-bars.ru фотосы
Татарстан башкаласында «Ак Барс» хоккей клубы өчен сезонның йомгаклау матчы үткәрелә. Гагарин Кубогы финал сериясенең алтынчы уенында команда «Татнефть Арена»да Ярославльнең «Локомотив» уенчылары белән көч сынашачак.
Казанлыларны матч алдыннан 19:00 сәгатьтә көтәләр. Республика өчен гаять әһәмиятле спорт чарасы әлеге киңлекләрдә туры эфирдан бушлай күрсәтелә.
Алдарак Гагарин Кубогы финалының мөһим уеннары алдыннан һәм командага теләктәшлек белдереп, шәһәрне «Ак Барс» хоккей клубы символикасы белән бизәүләре хакында хәбәр ителгән иде.