В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Оешма 5,4 миллион сумлык ритейлер грант алучыларын сайлаячак
Денис Гордийко фотосы
2026 елда грант ярдәме түбәндәге категорияләргә: авыру һәм инвалид кешеләргә (балаларны да кертеп); ятим балаларга; йортсыз хайваннарга күрсәтеләчәк.
«ВкусВилл сатып алучылар белән һәрчак элемтәдә, шул исәптән хәйрия мәсьәләләре буенча да сораштырулар үткәрә. Грант алучыларның категорияләре 2026 елда ВкусВилл сатып алучыларын сораштыру нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Үзебезнең беренче грант конкурсын без 2024 елда уздырдык, оператор роленә зур тәҗрибәле һәм экспертизалы Мәскәү оешмасын сайлап алдык. 2026 елда икенче грант операторы ролен без төбәк оешмасына – «Игелекле Казан» хәйрия фондына тапшырырга булдык. Фонд әле бер тапкыр да грантларның рәсми операторы булмаган, әмма төбәк һәм федераль масштабтагы хәйрия, социаль проектларны гамәлгә ашыру буенча бик яхшы тәҗрибәгә ия», – дип аңлатты ВкусВилл хәйрия проектлары менеджеры Илья Натальин.
«ВкусВилл белән әлеге хезмәттәшлек нәтиҗәсендә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы үзе өчен яңа юнәлештә тәҗрибә туплаячак. Әлеге эшчәнлек безгә киләчәктә башка грантларны оештыручыларга шундый ук хезмәт күрсәтү, хәйрия һәм социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен тагын да күбрәк акча җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк», – дип билгеләп үтте «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова.
ВкусВилл төбәкләрдә зур булмаган җитештерүчеләрне актив җәлеп итә һәм аларга ярдәм кулы суза. Мәсәлән, «Төбәк киштәсе/Региональная полка » проекты ярдәмендә төбәктәге тәэмин итүчеләр үз продукциясен ВкусВилл челтәренең җирле кибетләренә китерә ала. Шунысы кызык, 2020 елда «Төбәк киштәсе» проекты Татарстаннан – чәк-чәк һәм өчпочмаклардан башланган.
Хәйрия эшчәнлеге кысаларында ВкусВилл шулай ук зур булмаган төбәк фондларына һәм коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итүгә басым ясый. 2023 елдан бүгенге көнгә кадәр ВкусВиллның барлык хәйрия проектлары кысаларында фондларга 213 миллион сум тапшырылган. ВкусВилл брендының хәйрия проектларында челтәрнең 142 меңнән артык сатып алучысы катнашкан.
ВкусВилл – ул федераль ритейлер, аның челтәр буенча Россиянең 156 шәһәрендә 2 меңнән артык кибете бар.